Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай районында эш сәфәрендә булды, район советы сессиясендә катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистай шәһәренең 1 нче гимназиясендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Парламент башлыгы гимназистлар белән аралашты, буыннан-буынга тарихи дөреслекне тапшыруның әһәмияте, бүгенге көндә җәмгыятьтә актив гражданнар булуның мөһимлеге хакында сөйләде. Дәрес 8 - 11сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Очрашу бик җылы, дустанә шартларда узды.
Республикада парламент дәресләре дәвам итә, быел алар "Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез" дигән темага уздырыла. Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 125 нче гимназия укучылары өчен парламент дәресе уздырылды. Дәресне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
Дәүләт Советында язгы сессия ачыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы 20 февральдә узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышында билгеле булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып барды.
Татарстанның иминлеге һәм социаль-икътисади үсеше күп очракта милләтара тынычлык һәм татулыкның — аның яшәешенең фундаменталь шартлары икәнен аңлауга бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе советының 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча утырышында хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында «2013-2022 елларга кадәр Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасының 2019 елда һәм 2020 елның I кварталында үтәлеше мәсьәләсе каралды. Шулай ук депутатлар аерым закон актларына үзгәрешләр кертү буенча фикер алыштылар һәм комитетның 2020 елга эш планын расладылар.
Күпләрне борчыган сорау бу. Һәркем экономияләү яклы. Бу хакта кичә Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты тарафыннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында шул хакта сөйләштеләр.
Бүген Мәскәүдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. 13 февральдә Россия Президенты эш төркеме әгъзалары белән очрашырга ниятли. Ә инде җомга көнне Дәүләт Думасында Конституция законы икенче укылышта каралырга тиеш.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында әйтелгән тәкъдимнәре буенча фикер алышуларның барышын, шулай ук фикерләшкәндә килеп туган өстәмә төзәтмәләрне аңлатып үтте.
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында предприятие хезмәткәрләрен укытуга быел 20 млн. сумнан артык акча каралган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов хәбәр итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары һәм яшьләр оешмалары лидерлары белән очрашты. Чара республиканың Яшьләр эшләре министрыгында булды. Очрашуда катнашучылар Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин күп кенә тәкъдимнәрне хуплады. Ул «барысы да тикшереләчәк һәм, бәлки, федераль һәм республика законнарында чагылыш табар», дип искәртте.