Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Хәзерге вакытта республика муниципалитетларында граждан җыеннары бара. Дәүләт Советы депутатлары  үз округларында әлеге чараларда катнаша. Очрашулар вакытында кергән мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр өйрәнелеп, хәл итү өчен тиешле министрлыкларга һәм ведостволарга, муниципаль хакимият органнарына җибәреләчәк.

«Фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп, сез болар хакында тулырак белә аласыз


8
февраль, 2020 ел
шимбә

8 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасиме булды. Иң элек сүзне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды. Мәрасимне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.


7
февраль, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.

6 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән Сарман районында булды. . Ул капиталь төзекләндерү үткәрелгән Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды, шушы ук җирлектә Илдар Закировның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты,  район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган 18 фатирлы күп катлы йортны файдалануга тапшыру тантанасында катнашты, РФ һәм ТР халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров һәм район үсеше өчен зур өлеш керткән Әнвәр Залаков истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды, районда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсен, күргәзмәләрне карады, район Советы утырышы эшендә катнашты.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләр парламентында буш урыннар булуын әйтте һәм аларга яшьләрне чакырды. Бу хакта ул бүген Халыкара авыл яшьләре конгрессының пленар утырышында мөрәҗәгать итте.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда ул Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты һәм берничә очрашу үткәрде.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә таянырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлеге сәяси советы утырышында әйтте.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» республика социаль-гуманитар проектын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасында катнашты.  Әлеге проект  «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә, Россия Иҗтимагый палатасында, ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеменең чираттагы утырышында катнашты.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Президиумы алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Сервис-Агро» директоры  Габделхәй Кәримовның вакытсыз вафат булуы уңаеннан мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.  


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International