Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта узган «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашты. Чара «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Андрей Турчак рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Владимир Платонов белән очрашты. Ул Казанга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы үсешенә багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килде.
Татарстан мәктәпләрендә 10-15 февральдә 12 нче тапкыр Парламент дәресе узачак. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2020 елгы Парламент дәресен үткәрәчәк педагоглар белән очрашуында билгеле булды.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе үзенең 2020 елга эш планнарына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән Дәүләт Советы депутатлары Артем Прокофьев һәм Александр Комисаров очрашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Бүген ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Бөек җиңү: мирас һәм варислар" дип аталган VIII Раштуа парламент очрашуларында катнаша. Чара РФ Федерация Советында уза.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашты. Чарада Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасына тукталды. Анда Илбашының эчке сәясәт мәсьәләләренә һәм социаль өлкәгә басым ясаганын билгеләп узды.
Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XX съезды булды. Чарада Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты, РФ ФС Дәүләт думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Владимир Плотников катнашты.
"Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниега Юлламасында яңгыраган социаль тәкъдимнәр барлык дәрәҗәдәге бюджетларга үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк", – дип белдерде бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин комитет каршындагы Экспертлар советы утырышында.
Фәрит Мөхәммәтшин 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары закон чыгару органнары җитәкчеләре арасында ММЧ тарафыннан иң искә алына торган лидерлар өчлегенә керде.Тикшеренүләрне «Медиалогия» экспертлар компаниясе үткәрде.