Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында Татарстан Республикасы Конституция советының 2025 елдагы эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Комитетның күчмә утырышы узган Конституция советы мәйданчыгында парламентарийлар шулай ук җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын да карадылар.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар республика юлларындагы аварияләр белән бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар, шулай ук җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар карадылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде.
Бүген «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларны күрсәтү өчен алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Документларны беренче булып Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов һәм Казан дары заводы слесаре Айнур Салаватов тапшырды.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2025 елда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү буенча эшчәнлек йомгаклары турындагы еллык доклады тәкъдим ителде. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, сәнәгать паркларын үстерү һәм «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узган Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру һәм торак төзелешен үстерү турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торак урынга хокукын гамәлгә ашыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектын карадылар. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.
Татарстаннан Запорожье өлкәсенә, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына чираттагы гуманитар йөк китерелде. Махсус хәрби операция уздыру зонасына аны Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, шулай ук Лениногорск районы администрациясе вәкилләре озатып барды.
Бүген Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә республиканың социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында – җәмәгать оешмалары вәкилләре, күп балалы ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройларының балалары. Татарстан Рәисе, Хөкүмәте һәм республика парламенты исеменнән хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда депутатларга республика Фәннәр Академиясенең 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде. Моннан тыш, парламентарийлар комитетның 2026 елның II кварталына эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.