Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында кайбер суд участокларына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы

Бүген сәгать унда Дәүләт Советының унбишенче утырышы үз эшен башлады. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 10 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән беренче укылышта карау өчен республика законнарының 5 проекты, шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Идел-Кама регионара идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы

Ринат Фазылов Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Бүген Дәүләт Советының унбишенче утырышы башланыр алдыннан узган профильле комитет утырышында шундый карар кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «Яңа гасыр» депутатлар төркеменең уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстан муниципалитетларында физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр кадрлар мәсьәләләрен карадылар һәм парламент фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген парламентта Дәүләт Советының һәм Казан шәһәр Думасы ның КПРФ фракцияләре депутатларының уртак утырышы узды. Депутатлар Дәүләт Советының унбишенче утырышының көн тәртибе һәм фракцияләрнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында барды. Гомумән алганда, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары тарафыннан алдагы өч елга бюджет проектына 105 тәкъдим әзерләнгән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Эмиль Гобәйдуллинга һәм Игорь Бикеевка республика парламенты депутаты таныклыкларын һәм значокларын тапшырды.


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар йөк махсус операция зонасына китерелде. Барлыгы 12 йөк автомобиле 180 тоннага якын гуманитар йөк алып килгән, аның составында сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары. Исегезгә төшерәбез, йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән берлектә махсус операция уздырыла торган зонада хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырдылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International