Бүген парламентның унсигезенче утырышында депутатлар берничә суд участогына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, ачылды. Президиум утырыш каравына 24 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 11 республика законы проекты һәм 5 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар «Татарстан Республикасы сәнәгать объектларында студентларның хезмәт отрядлары эше өчен шартлар тудыру турында»дигән темага депутатлар төркеменең күчмә утырышын уздыру турында фикер алыштылар. Утырышны депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышының көн тәртибе, «КПРФ фракциясендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм башка алда торган чаралар турында" дигән темага матбугат конференциясе уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе координаторы Фәдбир Сафин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанда федераль һәм республика партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр 2025 елда партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү буенча Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе әгъзаларының эше турындагы мәгълүматны тыңладылар, шулай ук парламент фракциясе составына үзгәрешләр керттеләр. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук 2026 елга планнар турында фикер алыштылар.
Бүген Саба районы Советының хисап утырышында 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль депутатлар шулай ук 2026 елга бурычлар турында да фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясе уза. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Оста» балалар иҗаты үзәгенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук «Каеф» яшьләр үзәгендә булды. Фәрит Мөхәммәтшин педагоглар һәм укучылар белән аралашты, укуда һәм иҗатта уңышлар теләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Сарман районына барды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук 2026 елга планнар турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, шулай ук күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.