Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Халыклары ассамблеясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Республиканың милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре 2025 елдагы эшкә йомгак ясадылар, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, шулай ук күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Бүген республиканың барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге  елына багышланган "Фидакарь хезмәт  һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыбыз!" дип аталган  Парламент дәресләре башланды.  Парламент дәресләре ике атна дәвамында – 16-28 февраль көннәрендә узачак.


15
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» -  Халыкара әдәби конкурсының гала-концерты булды. Чарада катнашучыларны һәм оештыручыларны республика Рәисе, Хөкүмәт һәм парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Татарстанда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Иртән Казанда 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдуллин, Азат Хамаев, Илгиз Зәйниев, Ренат Вәлиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


14
февраль, 2026 ел
шимбә

13 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Нурлат районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты. Утырышта 2025 елга социаль-икътисадый үсеш йомгаклары ясалды һәм 2026 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Мәгъсүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин катнашты.


13
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районында булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанда тантаналы чаралар уздыру турында фикер алыштылар. Юбилейны республика 2026 елның 15 февралендә билгеләп үтәчәк. Бәйрәм вакыйгалары афишасын республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәкъдим итте.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 19 февральдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проектын һәм 5 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Казан үзәгендә, Маяковский һәм Щапов урамнары киселешендә (30/16 йорт) архитектор-реставратор, Татарстанның һәйкәлләрне саклау җәмгыяте рәисе Фәридә Зәбировага тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International