Казан үзәгендә, Маяковский һәм Щапов урамнары киселешендә (30/16 йорт) архитектор-реставратор, Татарстанның һәйкәлләрне саклау җәмгыяте рәисе Фәридә Зәбировага тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Тантанада Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы узды, анда депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау өчен кандидатуралар карады, шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе эше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров үткәрде. Чарада ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елның гыйнварында ММЧда РФ субъектларының закон чыгару органнары башлыклары рейтингында Идел буе федераль округы буенча - икенче, Россия буенча алтынчы урынны алды. Рейтинг Медиалогия белән тәкъдим ителгән.
Бүген Казан федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар «Приоритет-2030» программасы кысаларында КФУның үсеше программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук мәгариф турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Бүген Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында узган Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында дәүләти-хосусый партнерлыкны законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәрде. Анда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашты.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия фәне көненә багышланган «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясен тапшыру тантанасы булды. «Фәнгә тугрылык өчен» номинациясендә Дәүләт Советы депутаты, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, профессор Мәгъсүм Сәлахов җиңүче булды. Премияне лауреатка Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар дәүләт граждан хезмәте турындагы республика законының һәм муниципаль хезмәт турындагы Татарстан Республикасы Кодексының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар транспорт салымы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалану аудитына йомгак ясадылар. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы Советының тугызынчы утырышы узды. Сессия башланыр алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров, Айрат Зарипов, Фәнил Баһаветдинов белән берлектә фойеда оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Экспозицияләр илебез тарихының героик сәхифәләренә, район халкының махсус хәрби операциядә катнашуына һәм гуманитар ярдәм оештыруга багышланган иде. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.