Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Бүген Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында предприятиеләр һәм оешмалар, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары халкы белән берлектә җыелган чираттагы 35 нче гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк җыюда шулай ук депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты.  Бүгенге чара Ватанны саклаучылар көненә багышланды. 5 фура махсус хәрби операция сугышчылары өчен, шулай ук инфраструктураны торгызу һәм халыкка ярдәм итү өчен кирәкле 100 тоннага якын әйбер алып бара. Йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин катнашты.

Бүген Казан шәһәренең «Уңайлы йорт» идарәче компаниясендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар күпфатирлы йортлар белән идарә итү системасын камилләштерү, аерым алганда, идарәче оешмаларның даими «үз-үзеңне тикшерү» механизмын кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Дәүләт Советында шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда 2026 елның Парламент дәресенә старт бирелде. Ике атна дәвамында, 16-28 февральдә, республиканың барлык мәктәпләрендә һәм урта һөнәри оешмаларында Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дип аталган Парламент дәресе узачак.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, 2026 елгы Парламент дәресен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы республика педагоглары белән очрашты. Очрашу республика проекты башланыр алдыннан узды. Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 16-28 февраль көннәрендә узачак һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланачак. Дәреснең темасы  «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дип атала.


7
февраль, 2026 ел
шимбә

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм. Бүген республика Югары Советы тарафыннан дәүләтчелегебезнең якты символы раслануга 34 ел тула.


6
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Әлки районына барды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Минзәлә районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында яңарак эшли башлаган дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, муниципалитетлар аппаратлары хезмәткәрләре Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.


4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Әлмәт районының мактаулы гражданины, СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Россия Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе Әнәс Кыям улы Гыйматдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әнәс Кыям улын мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International