Бүген Витебскта (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы үз эшен тәмамлады. Аңа нәтиҗә ясап, форумда Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, безнең республика Россия – Беларусь Союзы хезмәттәшлеге кысаларында төбәк элемтәләрен үстерүгә үз өлешен кертә, ә форум үзе хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр һәм мөмкинлекләр ача, дип белдерде.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү мәйданчыгында «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Полоцк шәһәрендә (Беларусь Республикасы) Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы ачылды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Форумны оештыручылар – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы һәм Беларусь Республикасы Милли Собраниесе Республика Советы. Чара Союз дәүләтенең төбәкара хезмәттәшлеге һәм инновацион икътисадын төзү темасына багышланган.
Бүген Дәүләт Советында «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республикада өченче тапкыр уздырыла торган конкурсны Республика ветераннар (пенсионерлар) советы оештырды. Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. 27-28 июльдә Витебск, Полоцк һәм Новополоцк шәһәрләрендә «Союз дәүләтенең инновацион икътисадын төзүдә төбәкара хезмәттәшлекнең роле» темасына Белорусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы узачак. Форум ел саен Россия һәм Белорусь парламентларының югары палаталары эгидасы астында уза.
Бүген, июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә торган Яшьләр көне алдыннан, Казанда «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» форумы узды. Форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутатлары Азат Җиһаншин, Артур Габделҗанов, Камил Садриев һәм Михаил Сыровацкий сәламләде.
Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышында амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә медицина ярдәменең мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук үзәк район хастаханәсендә булдылар.
"Бердәм Россия" җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауга сайлаучылардан җыелган ышаныч һәм Татарстанда эшләнә торган яхшы эшләр белән бара. Бу хакта бүген Казан шәһәренең С. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узган “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVI конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Бүген Алексеевск районының «Алексеевское» сәнәгать паркы базасында узган Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының күчмә утырышында индустриаль паркларга бирелгән региональ салым ташламаларыннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре, махсус салым режимнарының гамәлләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Сабантуйлары мәйданчыкларының берсендә – «Аккош күле»ндә булды.