Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Профильле комитет әгъзалары документны социаль-икътисади үсеш һәм стратегик планлаштыру, инвестиция һәм сәнәгать сәясәте, инновацион эшчәнлек һәм милек мөнәсәбәтләре өлешендә карадылар.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, 2023 елда республика Хөкүмәтенең эш йомгаклары турындагы Хисапны карадылар, шулай ук җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатураларны хупладылар.


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карау башланды. Һәр комитет документны үзенең профильле юнәлешләре буенча карый, бүген документ Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында тәкъдим ителде.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды.


5
апрель, 2024 ел
җомга

Казанда «Наташа» хосписы ачылды. Рәсми ачылыш 22 февральдә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов катнашында узган иде. Бүген Казанның икенче хосписы аны төзергә ярдәм иткән дусларын җыйды. Хоспис Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова фонды рәисе Владимир Вавилов инициативасы һәм ярдәме белән төзелгән. Хосписны ачуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе Хатын-кызлар депутатлар палатасы әгъзалары «Адымнар» полилингваль комплексында һәм «Казан» гаилә үзәгендә булдылар.

Бүген парламентта Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе һәм Архангельск өлкәсе Хатын-кызлар депутатлар палатасының уртак утырышы узды. Утырышта катнашучылар төбәкләрдә социаль сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хатын-кызлар җәмгыятьләре эшчәнлеге турында сөйләштеләр, шулай ук социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырышны үткәрү инициативасы белән Дәүләт Думасы депутатлары – Гаиләне яклау, ата-ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Елена Вторыгина һәм профильле комитет әгъзасы Татьяна Ларионова чыккан. Дәүләт Советы җитәкчелеге исеменнән хатын-кызлар депутатларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Федерация Советы бинасында «Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проекты күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Россия парламентының түбән палатасында уздыру инициативасы белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде.  Ачылу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советына Казан дәүләт мәдәният институтының «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» белгечлеге буенча белем алучы беренче курс студентлары килде. Студентлар Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова белән очраштылар, шулай ук Дәүләт Советы эше белән таныштылар, парламент үзәгендә һәм уникаль тарихи документлар тупланган парламентаризм музеенда булдылар.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстандагы «Россия авылы» партия проекты координаторы Марат Әхмәтов «Бердәм Россия»партиясеннән тәкъдим ителәчәк җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә (праймеризда) катнашу өчен документлар тапшырды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International