Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, утырышта Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр һәм мәгариф оешмалары музейлары бәйгесен үткәрү турында сөйләделәр.
Бүген Казанда, «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучылар халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә закон чыгару аспектлары, шулай ук «Татэнергосбыт»АҖ базасында Бердәм исәп-хисап үзәге эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта «Май чабу – 2024» Славян мәдәнияте бәйрәме узды. Төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Бүген ул Казанның Карл Маркс урамындагы 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан 165 нче сайлау участогы эше белән танышты. Парламент башлыгы сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты, шулай ук «Россия халыклары ашлары» акциясен ачуда катнашты. Бүген әлеге сайлау участогына Россия Президенты сайлауларында тавыш бирергә килгән барлык татарстанлылар илебез халыкларының милли ризыкларын татып карый алды. Акцияне Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды.
Россия Президентын сайлаулар илебез үсешенең төп векторын билгеләячәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов шундый фикер белән уртаклашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре студентлары белән очраштылар.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов А. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан участокта Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей базасында оештырылган 43 нче сайлау участогына парламент башлыгы тормыш иптәше белән килде.
Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» IV этномәдәни студентлар бәйге-этномәдәни фестиваленә йомгак ясадылар. Фестивальнең җиңүчеләрен, лауреатларын һәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.