Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
май, 2023 ел
дүшәмбе

Казан вертолёт заводында эшләүче 156 кеше, бер көн эчендә барлык белгечләрне узып, сәламәтлеген тикшертте. Кичә завод ишегалдына килеп урнашкан ике күчмә хастаханә машинасы биредә атна дәвамында эшләячәк. Шул рәвешле биредә хезмәт куючы һәркем заводтан читкә чыкмыйча гына табибта тикшеренү узачак.


14
май, 2023 ел
якшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде. Турнирның финал уеннары «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.


13
май, 2023 ел
шимбә

Бүген Казанның Үзәк стадионында ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында турнир узды. Җиңел атлетика буенча ярышларда ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы 3 урынны алды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада, Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, парламентарийлар ветераннар янына барып аларны бәйрәм белән котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Моннан тыш, депутатлар гражданнарны кабул итттеләр, округларда очрашулар уздырдылар.


12
май, 2023 ел
җомга

Бүген Казанның В.И. Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәсендә Александр Славутскийның драматург Василий Шкваркин пьесасы буенча куелган "Чит бала" ("Чужой ребенок") спектакле күрсәтелде. Тамашачылар арасында хатыны Луиза Акрамовна белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Фәрит Мөхәммәтшин артистлар белән аралашты һәм театр труппасын сезонның чираттагы уңышлы премьерасы белән котлады. 
 

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруга һәм гамәлгә ашыруга ярдәм мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узды, анда «Илкүләм проектлар: Татарстан-2022» республика конкурсына һәм «Обещаю вернутьСя!» проектына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә һәм лауреатларга бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстаннан Дәүләт Думасында депутат Татьяна Ларионова тапшырды.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Дагыстан Республикасы Халык Собраниесенең Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Елена Павлюченко белән очрашты.

Бүген ТР Фәннәр Академиясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышы узды, анда республикада Россиянең фәнни-технологик үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Совет утырышында профильле комитет рәисе Айрат Зарипов, ТР Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Рифкать Миңнеханов, ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты

Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасында юллар төзү һәм ремонтлау: өстенлекле проектлар» темасына семинар үткәрелде.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Әлки муниципаль районында “Бердәм Россия” партиясе уздырган чараларда катнашты. Ул  “Әлки” кулланучылар кооперативында булды, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды һәм районның партия активы белән очрашты. Быел “Бердәм Россия” көне беренче мәртәбә Татарстан халыклары ассамблеясе белән берлектә үткәрелде, чөнки кайбер чаралар Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде.

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International