2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, документ якын арада Татарстан Президентына кул куюга юнәлдереләчәк, шуннан соң республика законы статусын алачак.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Сүз махсус икътисадый зоналар территориясендә төзелгән индустриаль (сәнәгать) паркларның идарәче компанияләре мөлкәте турында бара.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Парламентарийлар республика Югары суды тәкъдим иткән һәм профиль комитеты хуплаган кандидатураларны хуплады.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең һәм «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеменең уртак утырышы узды, анда парламентарийлар бушлай юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта сүз "Бердәм Россия" партиясенең гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрүне оештыру буенча төбәк бүлеге эше турында барды. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» республика бүлеге активистлары белән очрашты. Очрашуда яшьләр алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда "Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык" фәнни-гамәли конференциясе узды, ул хакимият, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның мөһим хезмәттәшлеге институты төзелүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Фәнни-гамәли конференциядә Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре, профсоюз лидерлары катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген ТР Дәүләт Советында республика Балалар оешмалары берлеге активистлары – наркотикларга каршы “SаMоSтоятельные дети” проектында катнашучылар булды. Алар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров очрашты.
2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында депутатлар тәкъдим иткән төзәтмәләр турында фикер алыштылар, аларның бер өлеше кире кагылды, бер өлеше - кабул итүгә тәкъдим ителде. Моннан тыш, утырышта 2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин бу хакта Указга кул куйды.