Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар социаль объектларда булдылар, республика проектларында катнаштылар, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы кысаларында “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә парламент депутатлары катнашты, алар республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

Бүген парламент утырышы тәмамлангач узган матбугат конференциясендә каты һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча Дәүләт Советы инициативалары турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Марат Нуриев җавап бирде.

Бүген депутатлар ТР Дәүләт Советының Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгатен кабул итте, алар "Үтәтү эшен алып бару турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Парламентарийлар балигъ булмаган балаларга, шулай ук ата-аналары ярдәменә мохтаҗ булган балаларга матди ярдәмне саклап калу максатыннан хәрби хезмәткә чакырылган гражданнардан алимент түләтүне туктатмаска тәкъдим итә.

Бүген депутатлар ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗевның 2021 һәм 2022 елларда республиканың җәмәгать юстициясе эше нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын тыңладылар.

Дәүләт Советы Дәүләт Думасына һәм Россия Хөкүмәтенә көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә федераль законнарны камилләштерү буенча инициативалар җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Аерым алганда, Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын кертәчәк, шулай ук Россия парламентының түбән палатасы рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә.

Бүген депутатлар "Мәгариф турында" ТР Законына урта һөнәри яки югары белем алганнан соң инвалид булган затлар өчен кабаттан түләүсез рәвештә урта һөнәри белем яисә югары белем алуга дәүләт гарантиясен күздә тоткан үзгәрешләр кабул итү турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим иткән закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Бүген депутатлар «Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады. Фикер алышудан соң Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга закон проекты эшенең якынча планы проекты кабул ителде. Документны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин тәкъдим итте.

Бүгенге  утырышта 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International