Бүген “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән утырышында социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, балаларга социаль түләүләр, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм турында барды. Моннан тыш, парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре социаль контрактлар эше механизмнарын карады. Түгәрәк өстәл эше турыдан-туры эфирда Инстаграм социаль челтәрендә трансляцияләнде. Моннан тыш, республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләре утырышта видеоэлемтә буенча катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлегенең сайлаучыларның наказларын гамәлгә ашыру буенча комиссиясенең утырышын уздырды. Анда республика Хөкүмәте карары белән расланган "Наказларны үтәү буенча юл картасы" анализланды һәм кертелгән чараларны тормышка ашыруны активлаштыру буенча башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр бирелде.
Бүген Казанда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты базасында көн дәвамында «Хатын-кыз мәсьәләсе» кайнар линиясе эшли. Татарстанлылар гаиләдә, көнкүрештә көч куллану, көнкүрештәге уңайсызлыклар һәм конфликтлар, хатын-кызлар сәламәтлеге, хезмәт хокукларын саклау, балаларны мәгариф учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль ярдәм һәм пенсия белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыша ала.
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 106 нчы балалар бакчасы базасында "Татарстан республикасында мәктәпкәчә белем бирү системасы: үсеш торышы һәм перспективалары" дигән түгәрәк өстәл узды, ул «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылды.
Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе әгъзалары күчмә утырышта хатын-кыз сәламәтлеге һәм актив озын гомер мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ул Казандагы Су спорты сараенда түгәрәк өстәл форматында узды. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
Менделеевск районы хисап сессиясендә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш парламент башлыгы капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сырхауханәсе һәм 3 нче урта мәктәптә булды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шулай ук шәһәр һәм район советларының хисап сессияләрендә катнашты.
Бүген Казанның “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә 121 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы укучылары, “ТИСБИ” идарә университеты өчен сайлау хокукы дәресе узды. Мәктәп укучылары һәм студентлар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт Советы депутаты Альберт Мөхәммәтшин аралашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында бүген Дүшәнбедә узган "Таҗикстан - Россия: регионара хезмәттәшлек потенциалы" парламентара форумы эшендә катнашты. Парламентарийлар Россия-Таҗикстан хезмәттәшлеге, парламент, икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнар белән аралашу онлайн форматта узды.