ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар күп кенә актуаль мәсьәләләр, шул исәптән эчке туризмны үстерү һәм туристлык тармагына законнар белән ярдәм итү, шулай ук Идел буе төбәкләрендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Бүген Мамадыш районында Дәүләт Советы депутатлары катнашында мәктәп укучыларына станоклар һәм җиһазлар тапшырдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нацист концлагерьларының элеккеге тоткыны Софья Вельтман белән очрашты. Парламент башлыгы белән шәхси очрашу турында үтенеч белән Софья Борисовна гражданнарны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән иде.
Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан - «У войны не женское лицо…» ("Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...") китабының беренче томы дөньяга чыкты, ул шул ук исемдәге республика социаль-гуманитар проектының беренче этабы нәтиҗәсе булып тора. Ул "Мәрхәмәт - Милосердие" республика парламенты хатын-кызлар берләшмәсе тарафыннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендә чыгарылды.
Бүген, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Лаеш муниципаль районында Дәүләт Советы депутатлары, "Мәрхәмәт - Милосердие" депутат берләшмәсе әгъзалары "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проектының беренче этабына йомгак ясадылар һәм аның икенче этабын тормышка ашыру барышы турында сөйләделәр. Форумга барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының хатын-кызлар депутат берләшмәләре җитәкчеләре чакырылган иде.
18 июньдә Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы парламент делегациясенең Алабуга шәһәренә эш визиты булды. Парламентның Фән, мәгариф, мәдәният, туризм һәм милли сәясәт комитеты депутатлары белән ТР Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Ведерников куйдылар.
Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика ММЧ журналистлары белән профильле комитет рәисе Айрат Зарипов һәм комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан таныклыкларны республиканың төрле районнарындагы суд участокларында хөкемлек итүче 14 җәмәгать судьясы алды.
Замана тудырган мәсьәләләр дәүләтләрнең һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлегендә, барлык дәрәҗәдә узара багланышлар булганда нәтиҗәлерәк хәл ителә. Бу хакта бүген Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының кырыгынчы сессиясе кысаларында узган Төбәкләр палатасы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре палатасы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында сессия видеоэлемтә режимында уза.