Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды. Сессия яңа коронавирусной инфекция таралуга бәйле уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында видеоконференция режимында уза. Пленар утырыш эшендә Конгрессның мактаулы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, гериатрия кабинетларын карадылар, шулай ук "Укы, илем!" акциясенә кушылдылар. Моннан тыш, парламентарийлар үз округларының авыл һәм район үзәкләрендә Сабан туйларында булдылар.
Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгатендә су белән тәэминат мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада 3 мең 260 үзәкләштерелгән су чыганагы булуын әйтте, шуның 10 сы җир өсте (елгалар) сулары, 3 мең 250 се — җир асты сулары.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын тагын бер елга - 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайта. Моңа кадәр ташламалы ставкалар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган.
Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга җибәрелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советында республика газеталарына һәм журналларына язылу оештырылды. Депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.
Бүген ТР Дәүләт Советында Минтимер Шәймиевнең республиканың беренче Президенты булып сайлануының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда республика бюджетының үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.