Татарстан Дәүләт Советының сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында закон инициативасы парламент утырышында каралды һәм хупланды. Якын арада ул Дәүләт Думасының Түбән палатасына юлланачак.
Интернет һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таралуны чикләү максатыннан, Татарстан парламенты депутатлары җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итә.
Дәүләт Советы депутатлары РФ ФС Дәүләт Думасына наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Тиешле закон инициативалары бүген Дәүләт Советы утырышында хупланды. РФ Җинаять кодексына һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары якын арада Россия Хөкүмәтенә (ә Җинаять кодексына карата закон проектлары - һәм Россия Югары судына), ә аннары Россия парламентының түбән палатасына җибәреләчәк.
Корал сатып алуга хокук бирә торган яшьне 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттырырга, шулай ук утлы озынча көпшәле һәм үз-үзенә зарядлы коралны бирү тәртибен катгыйландырырга - Дәүләт Советы депутатлары шундый тәкъдимнәр белән чыга. Әлеге закон чыгару инициативалары турында депутатлар бүгенге утырышта фикер алыштылар. Татарстан парламентарийлары Дәүләт Думасына федераль законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, сүз "Корал турында" федераль закон һәм РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс турында бара.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советының егерме икенче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» парламент фракциясе утырышында республикадагы илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме икенче утырышының көн тәртибе һәм фракциянең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Бүген Казанда Евразия интеграциясе халыкара конгрессы ачылды. Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган илләрдән килгән сәясәтчеләр, экспертлар, галимнәр дәүләтара интеграция процесслары хакында фикер алышалар, беренче чиратта икътисад мәсьәләләре тора. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручыларының халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе, Конгрессның оештыру комитеты рәистәше Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген "Сәйдәш" Мәдәни үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә 33нче төбәк конференциясенең беренче этабы узды. Анда төбәк бүлегенең биш еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы партия съездына делегатлар сайланды.