Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районында Ямашев урамында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Казан ратушасында «Ел юристы - 2020» республика премиясен һәм Габриэль Феликсович Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясен тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Юридик бергәлекне һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында муниципаль районнар җитәкчеләренең яңа сайланган урынбасарлары өчен семинар булды. Республика парламентының җирле үзидарә органнары белән җирле проблемаларны чишү юнәлешендә хезмәттәшлеге турында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин сөйләделәр.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга җир биләмәләрен беренче чиратта инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якыннары булган гаиләләр алу тәртибе һәм шартларын законда теркәү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать әзерләгән. Бүген парламентның унҗиденче утырышында мөрәҗәгать хупланды.

Татарстанда киләсе елдан IT-парк резидентлары өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым ставкалары киметеләчәк. Ташламалы ставкалар 2023 елга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының унҗиденче утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»  закон проектын тәкъдим итте. Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, ул федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Беренче укылышта документ 29 октябрьдә кабул ителгән иде.

Бүген депутатлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектын кабул итте.

Парламент утырышында депутатлар кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Бүген сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды.  Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International