Депутатлар «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы проектын карап, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә Закон һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан әзерләнгән федераль закон проектын хупладылар.
ТР Дәүләт Советының утыз икенче утырышында Татарстан депутатлары Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар "Татарстан Республикасында гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында" Татарстан Республикасы законы проектын хупладылар. Закон проектында гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнүенә дәүләт ярдәме чаралары һәм принциплары беркетелә.
"Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Президентына кул куюга җибәрелде.
Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законны гамәлгә ашыру турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республиканың Хисап палатасының 2021 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Доклад белән Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.
Дәүләт Советы утырышында «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстан Дәүләт Советында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» традицион хәйрия акциясе узды. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә акциягә кушылды. Ул Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортын «Республика Татарстан», «Ватаным Татарстан», «Сөембикә» журналларына яздырды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Үзгәрешләр, аерым алганда, республиканың Бюджет кодексына кертелә.