Яңалыклар

20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген депутатлар Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турындагы республика законы проектын карадылар, аны депутат Динар Бариев тәкъдим итте. Закон проекты Татарстан Республикасы Гаилә кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасының аерым закон актларына балигъ булмаганнарга аерым товарларны сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын хупладылар.

«Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү мәсьәләсен карады. Депутатлар тиешле закон проектын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул итте.

Депутатлар Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү турындагы мәсьәләне карадылар һәм Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында, Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасында чикләр билгеләү турындагы килешүне расладылар. Мәгълүматны ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 28 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

2023 елга һәм план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты закон таләпләренә туры килү-килмәү буенча экспертиза узды.

Фаразлау параметрлары Хөкүмәт утырышында, Парламент тыңлауларында, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, Республиканың муниципаль берәмлекләре катнашындагы республика киңәшмәсендә каралды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International