Яңалыклар

23
декабрь, 2022 ел
җомга

Бүген парламентарийлар «Татарстан Республикасында архив эше турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Закон проекты РФ аерым закон актларына үзгәрешләр керткән ике федераль закон кабул ителү сәбәпле эшләнгән.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы ябылды. Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә республика парламентының быел башкарган эшләренә нәтиҗә ясады.

«Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты бүген депутатлар тарафыннан беренче укылышта каралды. Фикер алышканнан соң Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон таләбе буенча депутатларның өчтән икесеннән артыгы тавыш биргән закон проекты башта беренче укылышта, ә көннең икенче яртысында – икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советында “Теләкләр чыршысы” бөтенроссия хәйрия акциясе узды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

2022 елның 1 ноябрендә «Татарстан Республикасы Конституция судын бетерү, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.

Бүген парламент утырышында Дәүләт Советы депутаты статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Закон проекты тарафыннан депутат җаваплылыгының яңа чаралары һәм аларны куллану өчен нигезләр каралган.

Парламентарийлар Татарстан Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе әгъзаларын расладылар. Кандидатларны законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Керемнәр 45,5 млрд. сумга, чыгымнар - 52,6 млрд. сумга арткан.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International