Яңалыклар

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Дәүләт Советына комитетның агымдагы чакырылыштагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Парламентарийлар комитет хисабын игътибарга алдылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының 33 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты статусы һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

"Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында әзерләнгән.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  ТР закон проектын тәкъдим итте. Закон проекты «Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм ТР Конституциясенә туры китерү максатыннан әзерләнгән.

Бүген парламент утырышында даими профессиональ нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары саны турында республика законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты профессиональ нигездә эшләүче депутатлар санын 23 кешегә кадәр арттыра (моңа кадәр парламент 22 депутат өчен төп эш урыны иде).

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы  ачылды.   Президиум утырышында парламент каравына  22 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 7 республика законы проекты, 9 федераль закон проекты һәм Мурманск өлкәсе Думасының РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгате.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International