Яңалыклар

2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының 48 нче утырышы барышында парламентарийларга Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында доклад тәкъдим ителде. Мәгълүматны ведомство җитәкчесе Юрий Никитин тәкъдим итте.

Хөкүмәт сәгате кысаларында парламентарийлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматта күрсәтү турындагы мәгълүматны тыңладылар, аны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Документ кадастр эшләрен башкару процессында хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлдерелгән.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы еллык докладын тыңларга тәкъдим ителә.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты каралды. Документ беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар тарафыннан Экология, табигый ресурслар һәм агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдим иткән «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты беренче укылышта каралды.

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышы эшен дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, 19 октябрьдә, сорауларның бер өлешен караганнан соң, сессиядә 2 ноябрьгә кадәр тәнәфес игълан ителгән иде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International