Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар РФ Социаль фонд бүлегенең ТР буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, аны ведомство җитәкчесе Эдуард Вафин тәкъдим итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында «ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Анда республиканың дәүләт хакимияте органнары белән килешү буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатларында халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.
Бүген Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында икенче һәм өченче укылышта Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты кабул ителде.
Урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән. Сүз урманнарны янгыннан саклауны камилләштерү һәм федераль ашыгыч реакция резервын җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара.
Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул онкология белән авыручыларга һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләргә медицина учреждениеләренә бару өчен компенсация түләүгә кагыла.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Дәүләт Советы депутатлары «Россия Федерациясенең дәүләт теле турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектының текстын төгәлләштерү тәкъдиме белән чыктылар. Аны Россия составындагы республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның телләрен куллану мөмкинлеге белән тулыландырырга тәкъдим ителә.
Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында депутатлар Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими йөртүне оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын хупладылар.
Бүген икенче укылышта һәм тулаем алганда Дәүләт Советы утырышында 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты кабул ителде.