Яңалыклар

29
март, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Дәүләт Советына «2023 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында»доклад белән чыгыш ясады. Депутатлар Иҗтимагый палата эшчәнлеге турындагы хисапны игътибарга алдылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында документларның мәҗбүри экземпляры турындагы республика законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты өч укылышта кабул ителде

«ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында «ТР Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм ТР Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Документ күп балалы гаиләнең статусын төгәлләүне күздә тота.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2019 елның сентябреннән 2024 елның февраленә кадәрге эш чоры өчен хисабы тәкъдим ителде. Эшне комитет рәисе Айрат Зарипов йомгаклады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законының 12 һәм 13.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомат режимда эшләүче Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүнең техник чараларын куллану буенча вәкаләтләрен киңәйтә.

Социаль сәясәт комитеты составында үзгәрешләр кертү турында карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Тукай районының Мартыш авылын бетерү һәм «Тукай муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм статусы турында закон проектына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге инициатива белән Тукай районы советы, шулай ук Иштерәк авылы халкы халык тыңлаулары барышында чыгыш ясады.

Тэги: илле икенче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем Региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү һәм ТР Бюджет кодексының 44 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Депутатларга мәгълүматны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев тапшырды. Ул шулай ук әлеге өлкәдә 2024 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.

Бүген парламент утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2023 елда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International