Яңалыклар

23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы  Дәүләт Советы утырышында каралды. Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың аерым закон актларына коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә аерым категория вазыйфаи затларның катнашу тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын карадылар. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады һәм кабул итте. Аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим итте.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген ТР Дәүләт Советы ТР торак законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында җәмәгать судьялары турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ җәмәгать судьясы аппаратының кадрлар составын формалаштыру дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарда каралган тәртиптә конкурс нигезендә дә, шулай ук конкурс уздырып тормыйча да керүне күздә тота.  Хәзерге вакытта бары тик конкурс процедурасы гына каралган, хәтта хезмәткәр вакытлыча, мәсәлән, декрет ялына киткән хезмәткәрне алыштыру чорына гына килсә дә конкурс процедурасын узу кирәк.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2019 елдагы эше турындагы хисапны карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында коронавирус таралуга бәйле чикләү чараларын үтәмәгән өчен штраф күләмнәре расланды. ТР Дәүләт Советы депутатлары шул хакта закон проектын хуплады.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында Конституция суды турында республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыклый.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының маяга калдырылган акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкиннәр. Бүгенге утырышта  «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» законга үзгәрешләр каралды. Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм Президентка имзага җибәрелде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген өч укылышта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында республика законының 17 статьясына һәм муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар,  муниципаль вазыйфалар  йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты нигезендә керемнәр турында белешмәләр «ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән вакыттан да соңга калмыйча " бирелә дип билгеләнә. Элегрәк закон проектында “ел саен хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча" дигән норма бар иде.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International