Яңалыклар

19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2025 елда Татарстан Республикасында партнерлык финанславы экспериментын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре. 2026 елга планнар һәм бурычлар» темасына «Хөкүмәт сәгате» узды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Татарстан Республикасы Җир кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерүнең яңа тәртибен билгели.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында Нурлат районы Покровский поселогын бетерү һәм «Нурлат муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советының унсигезенче утырышы барышында депутатлар Хисап палатасына Татарстан Республикасы бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудит үткәрергә куштылар.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законын федераль законга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә алу өчен эш урыннарын квоталау турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында җиңел таксида пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында транспорт салымы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга «Приоритет-2030» программасы кысаларында КФУ үсеше программасын гамәлгә ашыру һәм 2025 елда югары уку йортының Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турында хисап тәкъдим ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылышның унсигезенче утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International