Яңалыклар

25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан аэропортның таможня посты Казан Идел буе төбәгенең таможня постлары арасында рәсмиләштерелгән һава суднолары саны һәм агымдагы елда тикшерелгән пассажирлар саны буенча алда бара. Бүген Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап, Татарстан таможнясы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны депутатларга хезмәт башлыгы Марат Гәрәев тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» закон проектын карады. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдиме буенча документ тулаем кабул ителде.

Артем Прокофьевны РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлау сәбәпле, даими һөнәри нигездә эшләү өчен Дәүләт Советы депутаты вакансиясе барлыкка килде. Парламентка вакантлы вазыйфага депутатлар Светлана Вострикова һәм Фадбир Сафиннан гариза килде. Рейтинг тавыш бирү барышында депутатлар күпчелек тавыш белән элегрәк Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнгән Светлана Вострикованы сайладылар.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар, аны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда күп фатирлы йортларны һәм торак-төзелеш кооперативларын өлешле төзү өлкәсендә финанс хисаплылыгын тапшыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документны торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы РФ субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрде. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 9 ноябрендә беренче укылышта кабул ителде. 8 декабрьгә кадәр барлык субъектларның закон чыгару органнарының бу закон проектына , төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланды. Федераль закон 11 бүлектән һәм 65 статьядан тора. Дәүләт Советы 13 статьяга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Бүген Дәүләт Советы тарафыннан «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде, анда сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга бәйле товарлар, эшләр яисә хезмәтләр сатып алу тәртибе билгеләнә.

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды. Сүз коронавирус пандемиясенә, аерым алганда, куар-кодларга бәйле рәвештә чикләү чаралары кертү турында бара.

Татарстан Дәүләт Советы Россия Президенты Владимир Путинга Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында үтенеч юллаячак. Бүген бу үтенечне парламентарийлар Дәүләт Советы утырышында хуплады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International