Бүген парламент утырышында депутатлар 2025 елга Дәүләт Советының закон проекты эшенең якынча планы проекты турында фикер алыштылар. Планны әзерләү барышы турындагы мәгълүматны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Александр Чубаров җиткерде.
Республика парламенты депутаты Руслан Шиһабетдинов РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламентына Татарстан Дәүләт Советы вәкиле итеп сайланды. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Муниципаль хезмәт турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Халык мәшгульлегенә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертелде. Закон проекты республика законнарын федераль кануннарга туры китерү максатыннан эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында беренче укылышта күп фатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонтны оештыру турында республика законына үзгәрешләрне күздә тоткан закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү өчен эшләнде.
Бүген Дәүләт Советының бишенче утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында республика законынының 5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.
Россия төбәкләре җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасыннан бер дәрәҗәле системага күчәргәме-юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча Дәүләт Советы депутатлары фикерен хуплады. Бу хакта ул бүген республика парламентының бишенче утырышында белдерде.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде, якын арада Татарстан Республикасы Рәисенә имзалауга җибәреләчәк.