Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстан парламентаризмы үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын шәрехләп әйтте.
"Үзара хөрмәт һәм тирәнтен аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", – дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карарын шәрехләп.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкару Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнде. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп сайланды. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.
«Мин гади булмаган карар кабул иттем һәм рәсми рәвештә депутат һәм Татарстан Республикасы парламенты рәисе вәкаләтләрен тапшыру турында белдерәм. Бу – уйланылган һәм үлчәнгән карар. Сәясәттә, эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендәге кебек үк, дәвамлылык булырга тиеш», – дип белдерде бүген Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында. Депутатлар парламент башлыгы карарын хуплады.