Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында тантаналы шартларда республиканың төрле районнарындагы суд участокларына билгеләнгән җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырылды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын 22 җәмәгать судьясы алды.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Матбугат конференциясендә парламент башлыгы Дәүләт Советының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады. Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш депутатлар корпусы эшчәнлегенең беренче йөз көне турында сөйләде, Татарстанның «муниципаль реформа» буенча үз позицияләрен ничек яклаячагын әйтте, шулай ук көзге сессиядә парламент тарафыннан кабул ителгән социаль законнарны билгеләп үтте.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Ел спортчысы – 2024» республика спорт премиясен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе, Хөкүмәт һәм республика парламенты исеменнән спорт премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 79 нчы экология-технология лицеенда булдылар.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк килде. Җиде зур фура төзелеш материаллары, гигиена предметлары һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су китерделәр. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы йөз тоннадан артык. Бу сәфәрдә колоннаны Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып бара.

Дәүләт Советында «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең фотографы Михаил Борисович Козловскийның (1954-2018) 70 еллыгына багышланган «Михаил Козловский. Чор» дип аталган фотокүргәзмә ачылды.

Бүген Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.

Парламентның алтынчы утырышында депутатлар 2025 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын кабул иттеләр. Ул закон чыгару инициативасы субъектлары тәкъдим иткән 30 закон проектын үз эченә ала.

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде, аның нигезендә республикада түләүле юллардан түләмичә йөргән өчен штрафлар кертелә.

Дәүләт Советының быелгы көзге сессиядә йомгаклау утырышы тәмамланды. Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш республика парламентының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International