Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы эшендә катнашалар, узган атнада Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котладылар. Моннан тыш, депутатлар гражданнарны кабул иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Республика Халыклар дуслыгы йортында узган очрашуда Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук ТР Халыклар ассамблеясының республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, туган телләрен саклау һәм үстерү буенча эш юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан халкы ассамблеясе Рәисе урынбасары, Казахстан халкы ассамблеясе секретариаты мөдире Марат Азилханов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Казан федераль университетында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Төбәкләрнең тотрыклы үсешендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының роле» панель дискуссиясе ачылды. Форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Россия - ислам дөньясы: Kazanforum-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Дәүләт аудиты – хакимиятнең ышанычлылык һәм ачыклылык инструменты» сессиясе узды, анда Россия төбәкләренең хисап палаталары җитәкчеләре һәм чит илләрнең шундый ук контроль-финанс органнары вәкилләре үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика җитәкчелеге исеменнән сессиядә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган «Сәясәттә хатын-кызның роле» сессиясе узды. Сессиянең модераторы буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылды, анда 17 чит илдән (Әзербайҗан, Иран, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Ливия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башкалар) һәм Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 300дән артык сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнаша. Форум «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. Татарстан җитәкчелеге исеменнән пленар дискуссиядә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV халыкара икътисадый форумы эшли башлады. КазаньЭкспо халыкара күргәзмә үзәге залында урнашкан берничә илнең, шулай ук Россия һәм Татарстан компанияләренең мәйданчыкларында һәм күргәзмә стендларында булып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Трек кысаларында катнашучылар традицион гаилә һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм популярлаштыру, аналарны һәм балаларны яклау, хатын-кызлар сәламәтлеге һәм туклануы, матурлык һәм мода мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Форум кысаларында инде икенче ел рәттән уза торган «Хатын-кыз карашы» трегын Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары оештыра.
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: Казанфорум-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашты. Яклар парламентара элемтәләрне алга таба үстерү һәм Россия-Беларусь берлеге хезмәттәшлеге кысаларында төбәкләр арасында эшчәнлекне киңәйтү мәсьәләләрен тикшерде.