Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
март, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Депутатларга мәгълүматны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев тапшырды. Ул шулай ук әлеге өлкәдә 2024 елда хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде.

Бүген парламент утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2023 елда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советының илле икенче утырышы кысаларында парламентарийларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов республиканың фәнни җәмәгатьчелеге эшенең нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул учреждение үсешенең төп юнәлешләре һәм аның бурычлары турында сөйләде, шулай ук киләсе елга планнары белән уртаклашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстаннан сайланган сигезенче чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов чыгыш ясады.

Дәүләт Советының илле икенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатларны ТР Югары суды тәкъдим итте һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты хуплады.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 2 федераль закон проекты.

Бүген ТР Дәүләт Советының илле икенче утырышы кысаларында парламентта ТР Фәннәр Академиясенең Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмәсе ачылды.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер оештыру мәсьәләләрен карадылар. Моннан тыш, фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрованың сайлау округындагы эше турында хисап тәкъдим ителде.  Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның илле икенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм язгы сессия чорында фракциянең эш планнары турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге алдан тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Сайлап алынган кандидатлар партиядән җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларга тәкъдим ителә алачак, алар быел көзен узачак.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International