Россия Президентын сайлау кампаниясе барлык яктан да катлаулы булып чыкты: оештыру, агитация, шулай ук контроль һәм нәтиҗәләр ясау планында. Аеруча ул беренче тапкыр махсус хәрби операция вакытында уздырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында матбугат конференциясендә белдерде. Матбугат конференциясе КПРФның рескомында узды.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат тыңладылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар икътисад өлкәсендә законга буйсынучы норматив хокукый базаны формалаштыру турындагы контроль мәсьәләне, шулай ук документларның мәҗбүри экземпляры һәм инвестицион эшчәнлек турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында комитет каршындагы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы булды. Комитет әгъзаларына республика чикләренең урыны билгеләнүгә бәйле рәвештә муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүнең барышы турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышы узды, анда республика Фәннәр академиясе эшчәнлеге турында хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар Татарстанда фәнни-технологик үсеш елын үткәрү буенча төп чаралар турында фикер алыштылар, Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар һәм комитетның 2024 елның икенче кварталына эш планын расладылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, утырышта Бөтенроссия граждан инициативалары конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр һәм мәгариф оешмалары музейлары бәйгесен үткәрү турында сөйләделәр.
Бүген Казанда, «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучылар халыкка сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә закон чыгару аспектлары, шулай ук «Татэнергосбыт»АҖ базасында Бердәм исәп-хисап үзәге эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру һәм автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта «Май чабу – 2024» Славян мәдәнияте бәйрәме узды. Төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Бүген ул Казанның Карл Маркс урамындагы 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.