Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
март, 2024 ел
шимбә

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан 165 нче сайлау участогы эше белән танышты. Парламент башлыгы сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты, шулай ук «Россия халыклары ашлары» акциясен ачуда катнашты. Бүген әлеге сайлау участогына Россия Президенты сайлауларында тавыш бирергә килгән барлык татарстанлылар илебез халыкларының милли ризыкларын татып карый алды. Акцияне Татарстан халыклары Ассамблеясе оештырды.


15
март, 2024 ел
җомга

Россия Президентын сайлаулар илебез үсешенең төп векторын билгеләячәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов шундый фикер белән уртаклашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хезмәт коллективлары, мәгариф учреждениеләре студентлары белән очраштылар.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов А. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында урнашкан участокта Россия Президентын сайлауларда тавыш бирүдә катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирде. Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин  исемендәге 116 нчы лицей базасында оештырылган 43 нче сайлау участогына парламент башлыгы тормыш иптәше белән килде.

Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» IV этномәдәни студентлар бәйге-этномәдәни фестиваленә йомгак ясадылар. Фестивальнең җиңүчеләрен, лауреатларын һәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.


14
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага республика парламенты депутаты таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие»  парламент берләшмәсе депутатлары ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар яши торган  Казанның 11 нче интернат-мәктәбендә  булдылар. Депутатлар тантаналы рәвештә үзләренең инициативасы һәм ярдәме белән ремонт үткәрелгән актлар залын ачтылар.


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика ветераннарын һәм хатын-кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены һәм хатын-кызларның хезмәткә хокукларына һәм гарантияләренә багышланган профсоюз форумы эшендә катнаштылар.


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе (түбән палатасы) Рәисе Аслан Кошанов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International