Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Икътисад турында блокта Россия Президенты Владимир Путин бизнес өчен актуаль булган темаларны чагылдырды, аларның күбесе эшмәкәрләр күтәргән темаларга туры килә. Ил Президентының Федераль Җыенга Юлламасы турында Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтулин шундый фикер белән уртаклашты.

Бүген Дәүләт Советында «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында заманча җитәкче» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы кысаларында республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен дәрес булды. Программаны Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе гамәлгә ашыра. Дәресне Дәүләт Советы депутаты, республика законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссия рәисе Римма Ратникова үткәрде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә, анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша.


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме - 2023» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, республика югары уку йортлары ректорлары котлады.

Бүген Казанда көн дәвамында балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшләде. Кайнар линияне үткәрү инициаторы булып Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары тора.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Королтаеның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды һәм Татарстан парламентының профильле комитетлары рәисләре Светлана Захарова һәм Айрат Зарипов белән очрашты. Очрашу парламентара хезмәттәшлек кысаларында узды.

Бүген Лениногорскида район Советының хисап сессиясе узды, анда 2023 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында парламент башлыгы Лениногорск политехник көллиятендә булды, анда производствода укыту осталары, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук WorldSkills халыкара стандартлары буенча җиһазландырылган яңа остаханәләрне карады.

Чәршәмбе, 28 февральдә Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә балалы гаиләләрне яклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кызларның игътибары» кайнар линиясен үткәрәчәк.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Алабуга районында узган хисап сессиясендә 2023 елда башкарган  эшләргә йомгак ясадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында парламент башлыгы «Алабуга Политех»ның штаб-фатирында булды, анда студентлар белән аралашты, яшәү һәм уку шартлары белән танышты.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика район советларының хисап сессияләрендә булдылар. «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны кысаларында узган чараларда катнаштылар, шулай ук татарстанлыларны Туган тел көне белән котладылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International