Бүген Казанга эш визиты белән Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон килде. Мәртәбәле кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов каршы алды.
Бүген Казанда Кыргыз Республикасы Генераль Консуллыгының Татарстандагы офисын ачу тантанасы узды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, Кыргызстан Республикасы Тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев, Кыргызстан Президенты Администрациясенең тышкы сәясәт бүлеге мөдире Моратбек Азымбакиев, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле көнне гамәлгә кую турында карар 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30 нчы сессиясендә кабул ителә һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан хуплана. Шул вакыттан башлап 21 февральдә җир шарының барлык тарафларында да тел һәм мәдәниятнең күптөрлелегенә ярдәм итү һәм аны яклау чаралары үткәрелә.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе итеп сайланды. Бүген Татарстан халыклары ассамблеясының алтынчы хисап-сайлау конференциясендә шундый карар кабул ителде. Конференция кысаларында 2021-2023 елларда Ассамблея эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга планнар билгеләнде.
«Бердәм Россия» нең барлык партия проектлары халык проблемаларын һәм һәр кешегә актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән», – дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең сәяси советы Президиумы утырышында. Парламент башлыгы шулай ук «Бердәм Россия» активына партия проектларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә кушты
Бүген Менделеевскида район Советының хисап сессиясе узды, анда 2023 елда эш йомгаклары ясалды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча районы Советының хисап утырышында катнашты. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2024 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Арча районына эш сәфәре кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейда булды., укытучылар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук мәгариф учреждениесендә гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары белән танышты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың шәһәр һәм район советларының хисап сессияләрендә катнаштылар, шулай ук «Парламент дәресе-2024» проекты кысаларында укучылар белән очраштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, партиянең Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм итү буенча Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә булып, анда «Милләтләр азатлыгы өчен» беренче Халыкара форум эшендә катнашты.
2023 елда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бүген Дәүләт Советы утырышында тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Рөстәм Галәвов чыгыш ясады.