Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе депутатлары Казанның ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  тәрбияләнүче 11 нче мәктәп-интернатында булдылар. Парламентарийлар балаларның яшәү һәм укыту шартлары белән таныштылар, Иске Яңа ел алдыннан тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп коллективын бәйрәм белән котладылар, шулай ук Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, блогерлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр, барлык басма һәм цифрлы мәгълүматны әзерләү, бастыру һәм тарату эше белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр! Россия матбугат көнен бәйрәм итү уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның федераль һәм республика ММЧ вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар. Республика парламенты башлыгы Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елдан ниләр көтүен әйтте, көзге сессиядә парламент кабул иткән мөһим социаль әһәмиятле законнарны билгеләп узды, шулай ук хәзерге вәзгыятьтә парламентара элемтәләрне үстерү перспективалары турында сөйләде. 


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә селектор киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән 2024 елгы Гаилә елы кысаларында уздырырга ниятләгән  чараларны гамәлгә ашыру һәм яңа проектлар башлау турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партиянең төбәк бүлекчәләренең агымдагы бурычларын тикшерделәр. Партиянең Генераль советы Секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән киңәшмә видеоэлемтә режимында узды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы депутатлары Иран Ислам Республикасының Керман шәһәрендә булган терактның фаҗигале нәтиҗәләре уңаеннан кайгы уртаклашуларын белдерделәр.


3
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда күренекле җәмәгать эшлеклесе, полиция генералы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары (1993-2009 елларда), дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты (2009-2019 елларда) Рафил Габтрафик улы Ногманов белән хушлаштылар. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узган хушлашу мәрәсимендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, парламент депутатлары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


2
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Рафил Габтрафик улы Ногмановның вафат булуы уңаеннан аның тормыш иптәше Людмила Ногмановага кайгы уртаклашып телеграмма җибәрде.


29
декабрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өч яшьлек Ясминә һәм дүрт яшьлек Айсельның  алсу велосипед һәм зур конструктор турындагы яңа ел хыялларын тормышка ашырды. Кызлар үз теләкләре турында Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Теләкләр чыршысы» сайтында язганнар. Парламент башлыгы аларның теләкләре язылган чыршы шарларын парламент бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алып укыды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, ветераннарны Яңа ел белән котладылар, балачак хыялларын тормышка ашырып «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдылар, шулай ук республиканың муниципаль районнарында социаль объектлар ачуда катнаштылар.


28
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Римма Ратникова: "Халык программасы ярдәмендә Татарстанда тормыш яхшы якка үзгәрә"


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International