Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте. Республика халкы Фәрит Мөхәммәтшинга авыл юлларын төзекләндерү, ремонтлау һәм урамнарны яктырту мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Дәүләт Советында "Гражданнар һәм башкарма хакимият органнары. Судтан тыш хезмәттәшлек юллары" дигән темага киңәшмә булды. Ул КПРФ фракциясе инициативасы белән уздырылды. Түгәрәк өстәл эшендә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары, КПРФ фракциясе әгъзалары Фадбир Сафин һәм Мансур Гарифуллин, күзәтчелек һәм суд органнары, профильле ведомстволар, шулай ук республиканың иҗтимагый оешмалары, гражданнарның инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.
«Агломерацияләрне үстерүгә методологик алымнарны камилләштерергә кирәк», – дип саный Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин. Бу хакта ул узган атнада Екатеринбургта узган «Россия шәһәрләре» VII Гомумроссия форумы утырышында белдерде. Форум эшендә шулай ук Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Кемерово өлкәсенең элеккеге башлыгы Аман Тулеевның вафат булуы уңаеннан тирән кайгы уртаклашты. Кайгы телеграммасы Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев адресына җибәрелде.
Бүген «Бердәм Россия» – Кытай Коммунистлар партиясе» диалогы утырышында бүгенге шартларда партияара хезмәттәшлекне тирәнәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы, партиянең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ике илнең идарә итүче партияләре арасындагы диалог механизмы стратегик мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора. Быел Россия һәм Кытай арасында партияара диалог унынчы тапкыр узды.
Ноябрьдә яңа республика законнары үз көченә керә. Үзгәрешләр теркәлмәгән гаражлар урнаштырылган җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләрен башкаруга, митинглар һәм демонстрацияләр үткәрү тәртибенә, караучысыз хайваннар белән эш итү буенча чаралар оештыруга кагылачак. Моннан тыш, ата-ананың (уллыкка алучының) икесе дә яисә берсе хәрби хезмәткәр булган күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү процедурасы гадиләштерелә.
9 декабрьдә С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXV конференциясе узачак. Бу хакта карар бүген партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында кабул ителде. Президиум утырышын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында социаль объектларны ачуда катнаштылар, архив хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ведомствоның 105 еллыгы белән котладылар, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы 23 ноябрьдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 10 республика законы проектын һәм 4 федераль закон проектын карарга планлаштыра.
Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында парламентарийлар урманнарга кагылышлы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, комитет әгъзалары урманнарны куллану, үрчетү, саклау, урман янгыннарыннан саклау өлкәсендәге законнарының үтәлеше турында доклад тыңладылар, шулай ук урманнарны куллану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.