Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышында депутатлар Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү буенча якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү турында икенче укылышка әзерләнгән республика законы проектын карадылар.
Бүген Теләче районының «Теләче» сәнәгать паркы базасында үткән Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында республикада сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Парламентарийлар сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы практикаларын кабатлау тәкъдиме белән чыкты.
Бүген Казанда «Савиново» территориаль иҗтимагый үзидарә территориясендә узган Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышында территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлеге турында сүз барды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спорт әзерлеген оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук балаларның сәламәтлегенә зыян салынуны кисәтү чаралары, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсеше һәм халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар. Профильле комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында югары уку йортының 55 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика җитәкчелеге һәм парламент депутатлары исеменнән әлеге мөһим вакыйга белән КДЭУ ветераннарын, укытучыларын һәм студентларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда катнашучылар «Локоло» мәгълүмат системасы эше мисалында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру мәсьәләләре, шулай ук кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләр исәпләгәндә ТКХ предприятиеләрендә барлыкка килә торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында парламентарийлар җәмәгать тәрбиячеләре турында республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында ТР законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан берничә республика закон проектын карадылар.
Бүген Казанда, ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 14 дәүләт хезмәткәре җиңде, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының ике хезмәткәре дә бар иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар тапшырды.
Октябрь-ноябрь айларында республиканың яңа законнары үз көченә керде. Үзгәрешләр, төбәк казнасы керемнәре һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре үзгәрүдән алып, шәһәр төзү эшләрен аныклау, бизнес-парклар резидентлары өчен өстәмә ярдәм чараларын кертүгә кадәр, тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.