Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын хупладылар. Закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителә.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районында булды, анда ул «СинЭргия» яшьләр үзәген ачуда катнашты, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе Советының күчмә утырышын уздырды.  


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнар кабул иттеләр, үз округларында социаль объектларда булдылар, шулай ук Донбасска гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.


21
октябрь, 2023 ел
шимбә

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, 12 чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1-5 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге  дәүләт премиясе дауреаты Разил Вәлиевне соңгы юлга озату чарасы булды. Матәм тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты. Тантананы ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин алып барды.


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Казан Ратушасында 25 чит илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40 милли мәдәният вәкиле катнашында «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәният фестивален ачу тантанасы узды. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе, Хөкүмәте һәм республика парламенты исеменнән сәламләде.

Тантана танылган җәмгыять һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев истәлегенә бер минутлык тынлык белән ачылды.

Бүген Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясе эгидасы астында җыелган йөк җибәрелә. Республиканың төрле почмакларыннан ЛХРга  барлыгы 160 тонна авырлыктагы 8 фура китә.

Бүген Дәүләт Советында Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ике телле һәм күп телле мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук педагогика юнәлешләре буенча югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, философия фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясенең мөстәкыйль әгъзасы, культурология, тарих һәм милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч Рамазан Абдулатипов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International