Бүген Казанда, М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия территориясендә яшь гвардиячеләр батырлыгына багышланган мемориаль комплекс ачылды. “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 18 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында капиталь ремонттан соң булган социаль объектларны ачуда катнаштылар, шулай ук ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бүген Дәүләт Советында биш чакырылыш парламент депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Майский» теплица комбинаты директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илшат Ганиев белән хушлашу мәрасиме булды. Матәм тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар РФ Социаль фонд бүлегенең ТР буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, аны ведомство җитәкчесе Эдуард Вафин тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советында парламентның кырык тугызынчы утырышы кысаларында «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә парламент депутатлары 2024 елның беренче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета һәм журналларга язылу рәсмиләштерелде.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында «ТРда гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Анда республиканың дәүләт хакимияте органнары белән килешү буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатларында халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.
Бүген Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында икенче һәм өченче укылышта Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты кабул ителде.
Урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән. Сүз урманнарны янгыннан саклауны камилләштерү һәм федераль ашыгыч реакция резервын җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара.
Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Ул онкология белән авыручыларга һәм хроник бөер җитешсезлеге белән интегүчеләргә медицина учреждениеләренә бару өчен компенсация түләүгә кагыла.