Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туенда кунак булды.
Кукмара районының Нырья авылында удмурт халкының милли бәйрәме Гырон быдтон узды. Ул бөтен Россиядән 3 меңнән артык кунак һәм илнең 300гә якын иҗади коллектив вәкилләрен җыйды. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, татарстанлыларны язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык бәйрәмнәре белән котладылар, шулай ук Россия көненә багышланган тантаналы чараларда катнаштылар.
2023 елның 10 сентябрендә Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. Бу хакта бүген Казанда узган «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышында билгеле булды. Утырышны төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советына Иркутск өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Аппараты хезмәткәрләре закон чыгару органнарының структур бүлекчәләре эшчәнлеге буенча тәҗрибә уртаклашу максатында килделәр.
Бүген Дәүләт Советына Казанның Идел буе районы 19 нчы гимназиясе каршындагы "Создатель" иҗат студиясе укучылары килде. Мәктәп укучылары белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев очрашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 17 суд участогыннан килгән җәмәгать судьяларына эш таныклыклары тапшырды. Тантанада ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Бүген Әлмәттә татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Россия көне белән РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин котлады.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Россия көне белән котлады.