Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды, хезмәт коллективлары белән очрашты.
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Парламент сәгате кысаларында парламентарийларга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамовның «2024-2025 елларда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы турында» доклады тәкъдим ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийларга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге, шулай ук 2024 ел йомгаклары буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Мәгълүматны идарә җитәкчесе Айрат Шәфигуллин җиткерде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәният турында республика законына һәм физик культура һәм спорт турында ТР законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон массакүләм чараларны оештыручыларга карата өстәмә таләпләр раслый.
Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Татарстан Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән экологик күзәтчелек өлкәсендә контроль вәкаләтләр төгәлләштерелә.
Алексей Созинов Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.
Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.