Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.

Тэги: унөченче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән закон белән республика законында кулланыла торган «яшелчәчелек, бакчачылык» формулировкасы төгәлләштерелә. Законда расланган яңа формулировканың сизелерлек аермасы булып бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлегенең гражданнар тарафыннан коммерция максатларында  файдалану өчен түгел, ә нәкъ менә үз ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашырылуын күрсәтү тора.

Тэги: унөченче утырыш

Дәүләт Советының унөченче утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: унөченче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрнең федераль закон нигезендә бирелә торган җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация алу хокукын күздә тота.

Тэги: унөченче утырыш

Бүген Дәүләт Советы утырышында мөлкәткә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Оешмалар мөлкәтенә салым буенча федераль ташламаның гамәлдә булу вакытын озайту максатларында закон проекты белән техник - гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә кагыла.

 

Тэги: унөченче утырыш

Светлана Захарова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көнгә кадәр Социаль сәясәт комитеты рәисе вазыйфасын башкарган Светлана Захарованың депутат вәкаләтләре туктатылды. 

Тэги: унөченче утырыш

Бүген парламентның унөченче утырышында депутатлар Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын кайбер суд участокларына сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Кандидатларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте.

Тэги: унөченче утырыш

Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән беренче укылышта карау өчен 15 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты, шулай ук башка мәсьәләләр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International