Бүген Казанда "Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык" фәнни-гамәли конференциясе узды, ул хакимият, эш бирүчеләр һәм профсоюзларның мөһим хезмәттәшлеге институты төзелүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Фәнни-гамәли конференциядә Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар һәм эксперт җәмгыяте вәкилләре, профсоюз лидерлары катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген ТР Дәүләт Советында республика Балалар оешмалары берлеге активистлары – наркотикларга каршы “SаMоSтоятельные дети” проектында катнашучылар булды. Алар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров очрашты.
2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы утырышында депутатлар тәкъдим иткән төзәтмәләр турында фикер алыштылар, аларның бер өлеше кире кагылды, бер өлеше - кабул итүгә тәкъдим ителде. Моннан тыш, утырышта 2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин бу хакта Указга кул куйды.
Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 182 нче номерлы политехник лицей укучылары булды. Балалар мәктәп идарәсе составына керә, шулай ук мәктәпенең “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары булып тора. Лицей активы белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова аралашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, иң яхшы табибларга, педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция һәм Татарстанның спорт җәмәгатьчелеге вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы 18 ноябрьдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 15 мәсьәлә, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карап тикшерүне күздә тота. Утырышның көн тәртибенә кертелгән республика законы проектларының икесе – беренче, тагын икесе икенче укылышта каралачак.
Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Анда депутатлар республикада мәдәният йортлары, клублар эшчәнлеген карады. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү, чүп эшкәртү эшен федераль дәрәҗәдә көйләү әһәмиятен әйтте. «Россиядә каты көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү, эшкәртү буенча системалы эш әлегәчә җайга салынмаган», - диде ул парламентның ике комитетының уртак утырышында. Бу нисбәттән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга сыек көнкүреш калдыклары белән эш итүне хокукый яктан көйләү турында мөрәҗәгать әзерләгән.