Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә закон проекты һәм контроль мәсьәләләрен карады. Утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда парламентарийлар 2021-2025 елларга Татарстан Республикасында өлкән буын гражданнарга системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү буенча региональ программаны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда җирле үзидарә турындагы законнарны үзара салым һәм перспективалы инициатив проектлар өлешендә гамәлгә ашыру барышы каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды. Моннан тыш, депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт җәмгыяте вәкилләре хезмәт базары өчен зарур булган цифрлы компетенцияләрне формалаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук республика һәм федераль закон проектларын карадылар.
Бүген ТР Дәүләт Советында Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе урынбасары, “Өлкә телевидениесе” АҖ генераль директоры Олег Гербер булды. Әлеге визит Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәтләре арасында 2020 елда имзаланган Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган иде.
Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальдә катнашучыларга, оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать иттеләр.
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.
Нәтиҗәләр ясар чак җитте. Казанда Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгын билгеләп уздылар. Әлеге оешма советы утырышының Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узуы үзе үк аерым мәгънәгә ия. Бәйрәм белән котлашкан арада, бүген бу дуслыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында да фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан яшь татарстанлыларга Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел 14 яше тулган балаларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Республика парламенты 1992 елда, Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып, Татарстанның Төп Законын кабул итүне бертавыштан хуплады. Әлеге тарихи вакыйга республиканың сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә яңа этапны башлап җибәрде. Мөһим вакыйга алдыннан Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Төп Законын эшләү һәм кабул итүдә турыдан-туры катнашкан Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары вәкилләре белән әңгәмә корды.