Бүген Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән педагогларга, ветераннарга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә, башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.
Бүген Мәскәүдә Россиянең чит илдә яшәүче ватандашларының бөтендөнья тематик конференциясе ачылды. Анда дөньяның 84 иленнән иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, төбәк закон чыгару җыелышлары җитәкчеләре, субъектларның башкарма хакимияте органнары вәкилләре, эксперт һәм эшлекле бергәлек вәкилләре катнашты. Фикер алышуның төп темасы икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашлар белән элемтә буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы белән очрашты.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бу чара республикада 6 ноябрьдә билгеләп үтелә. Республика җитәкчелеге исеменнән лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында «СилаVправде» дигән балалар иҗаты патриотик конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев котлады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты каралды. Закон проекты Дәүләт Советының соңгы утырышында беренче укылышта кабул ителде, хәзерге вакытта төзәтмәләр өстендә эш бара, шуннан соң республиканың төп финанс законы икенче укылышта каралачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар дәүләт һәм муниципаль контрольне оештыру, яшьләр парламентаризмын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Утырыш кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Чувашия Республикасы Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районының 125 нче гимназиясе өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу парламентта укучыларның хокукый белеме буенча "Без үз гамәлләребез өчен җаваплы" дәресе кысаларында узды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфага эшлекле сәфәр кыла. Бүген парламент башлыгы Чувашия Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән Уфа дәүләт нефть техник университетында булды. 75 ел буе диярлек нефть һәм нефть эшкәртү тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләүче вуз бу. «Татнефть»нең 250дән артыграк топ-менеджеры нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлаган.